Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Тубыл татарлары ярдәмчел, бердәм» дигән язмасы чыкты.
35 еллык юбилейлы елын каршы алган өлкә «Яңарыш» газетасын белмәгән кеше юктыр. Газетага бер мәртәбә язылучылар да безнең чын дусларыбызга әйләнделәр. Газетаның тиражын саклап, укучыларын арттырып эшләүчеләрнең хезмәте горурланырлык, сокланып сөйләрлек.
10 еллар элек тубыллылар белән почта бүлекләрендә очрашсак, соңгы елларны шәһәрдә узган мәдәни чаралар алдында газета-журналларга язылуны оештырабыз.