Согуд Гарәбстанында татар дин тәгълиматчысы, мәгърифәтче Муса Бигиев турында гарәп телендә язылган китап басылып чыккан. Китапның исеме (العلامة موسى جارلله و موقفه من التقليد و الاجتهاد) «әл-Галлямә Муса Җаруллаһ вә мәүкыйфуһу мин әт-тәкълид вә әл-иҗтиһад (1292-1369 һ.) (1875-1949 м.)». Татарчага тәрҗемәсе: «Галимнәрнең галиме Муса Җаруллаһ һәм аның тәкълид белән иҗтиһадка карашы (һиҗри 1292-1369) (миляди 1875-1949)».
«Бу арада дөнья буйлап сибелгән берничә дустымнан куандыра торган хәбәр килде.