Казанда 2025 елның 29 гыйнварында температура +3,6 градуска кадәр күтәрелде. Бу әлеге көн өчен яңа температура рекорды булды. Моңарчы ТР башкаласында максималь температура күрсәткечләре 2002 елда теркәлгән булган (+1,7 градус), дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.
Әмма 29 гыйнварда температура рекорды тагын биш шәһәрдә яңартылган. «Казанда теркәлгән максимум» - чик түгел. Әйтик, Санкт-Петербургта шул ук көнне температура +5,3 градуска кадәр күтәрелгән. Шәһәрнең баш синоптигы Александр Колесов хәбәр иткәнчә...