28 гыйнварда Азнакай районында Бөек Ватан сугышының бердәнбер ветераны, районның Мактаулы гражданины Әюпов Гайнулла Гаффаз улы 103 яшендә вафат булды. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.
Ул 1921 елның 21 мартында Башкортостан Республикасының Аскино районы Урмияз авылында туа. 1940 елның октябрь аенда Ерак Көнчыгышның Амур өлкәсенә Кызыл Армия сафларына чакыралар. Ул анда машина йөртүчеләр курсларында укый. 1941 елның декабрь аенда яңа дивизия составында Сталинград өчен сугышка китә....