Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәрләренә БПЛА һөҗүмнәре нәтиҗәләрен бетерүдә күрсәткән кыюлыклары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында әйтте.
Ул ассызыклаганча, бүгенге көнгә төп чакыру – махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлау.
«Безне куркытырга һәм көчсезләндерергә омтылуларга без җәмгыятьнең бердәмлеге белән җавап бирәбез.