29 гыйнварда Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә күренекле язучы, журналист, тарихчы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш. Бикчурин исемендәге премия лауреаты Җәмит Рәхимовның тууына 90 ел тулуга багышланган «Нефть бишегендә туган әдип» исемле әдәби-музыкаль чара булып узды. Анда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр катнашты. Бу хакта Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.
Искә алу кичәсен алып барган Лениногорскиның Үзәк китапханәсенең...