Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең киңәйтелгән утырышында инспекция җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов билгеләп үтүенчә, 14 районда республикада җитештерелгән алкогольне кулланучылар арткан.
«Татарстанда алкогольне сату 14 районда арткан. Бу күренеш аеруча Саба һәм Питрәч районнарында күзәтелә. Ә менә Кайбыч һәм Югары Ослан районнарында төбәктә алкоголь продукциясен алучылар саны шактый кимегән. Билгеле, бу кимүләр артында алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнеше үсеше тора», – диде Җәүдәт Әхмәтханов.