31 гыйнварда 14:00 сәгатьтә Татарстан Журналистлар берлегендә журналист, язучы һәм рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинованы искә алу – «Гомер чишмәсе» дип исемләнгән иҗат кичәсе һәм авторның «Күкләр белән сөйләшү» исемле фотокүргәзмәсен ачу булачак.
«Кичәдә язучылар, журналистлар, рәссамнар һәм Дания Гайнетдинованың «Татарстан» радиосындагы хезмәттәшләре, Теләче районы якташлары катнашачак. Чарада Дания Гайнетдинова турында истәлекләр яңарачак һәм аның шигырьләре...