«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров чыгышында патриотлык төшенчәсе турында сөйләде.
«Патриотлык Ватанга мәхәббәтне генә түгел, аның язмышы өчен җаваплылыкны да күздә тота. Патриотлыкны һәрьяклы аңлау формалаштыру өчен медиа алгы сызыктагы геройлыкны яктырту кысаларыннан чыгарга тиеш. Чын патриотлык һәр гражданның көндәлек хезмәтендә һәм аның илнең гомуми иминлегенә керткән өлешендә күренә.