Татарстан муниципалитетларында хакимият вәкилләренең хәрбиләр белән очрашулары дәвам итә. Әйтик, Чаллыда шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.
Мәһдиев аларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Без гаиләләрегезгә ярдәм күрсәтәчәкбез. Мин һәрвакыт әйтеп киләм: эш хәтта санда, суммада да түгел, ә сезнең эшегезгә карата шәһәрнең игътибарында. Ватанга хезмәт иткәнегез, чын ир-ат булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәлки сезгә болай дип еш әйтмиләрдер, моны гадәти әйбергә саныйлардыр...