Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чараларына төбәктәге тормышны гадел һәм вакытында яктыртырга кушты. Бу хакта ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Казан IT-паркында узган йомгаклау коллегиясендә әйтте.
«Сезнең бурыч – Татарстанда гамәлгә ашырыла торган эшләрне вакытында, намуслы һәм дөресен сөйләү, күрсәтү һәм яктырту», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Татмедиа» республика агентлыгының 2024 елдагы эш нәтиҗәләрен ул уңай бәяләде.