Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларга 20 берәмлек яңа техника ачкычы тапшырды. Республика җитәкчесе Telegram-каналында шулай дип белдерде.
«Янгын сүндерү автоцистерналары, теләсә нинди юлдан йөри ала торган авария-коткару автомобильләре, кече үлчәмле суднолар һәм кар автомобильләре өстәмә рәвештә хәрби дежурлыкка басты», - дип ачыклык кертте ТР Рәисе.
«Янгын сүндерү һәм коткару хезмәте бүлекчәләрен кирәкле техника белән җиһазландыру Татарстан өчен һәрвакыт өстенлекле мәсьәләләрдән булды»...