Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Бразилиянең Россиядәге Илчесе Родриго Баэна Соарес белән очрашты.
ТРның Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, кунак Татарстанга БРИКС саммиты вакытында җылы кабул итүләре һәм очрашуны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерик, саммитта Бразилиянең 150дән артык кешедән торган делегациясен илнең тышкы эшләр министры Мауро Виэйра җитәкләде.