Әлмәт шәһәре студентлар лигасы рәисе Жибек Айтбекова «Ел студенты – 2024» республика премиясе лауреаты булды. Ул республика премиясендә Әлмәт шәһәреннән бердәнбер вәкил иде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Югары нефть мәктәбенең 4 курс студенты Жибек Айтбекова эшчәнлеге 1 курста башланган, ул тулай торак кампусының студентлар советы рәисе, 2 курста ул университетның студентлар советын җитәкләгән, ә хәзер ул «Әлмәт шәһәре Студентлар лигасы» рәисе булып тора.
«Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә ул шәһәр студентларын...