Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасында «Рәхмәт сүзе» дигән язма чыкты.
«Бердәмлек»нең тиражы төшә, дип еш зарланабыз. Әмма, Аллаһка шөкер, нинди генә авырлыклар кичерсәк тә, бердәнбер өлкә татар газетасының 35 еллык юбилеен билгеләп үтү турында уйлана башладык инде.
Бүгенге көндә безнең басманы 1500дән артык әбүнәчебез укый. Күпчелек милли газета-журналлар ябылып беткән чорда шушы дәрәҗәдә эшләп килүебез өчен укучыларыбызга бик тә рәхмәтлебез.
Ә инде үзләре генә язылып калмыйча...