2025 елда шәхси пенсия коэффициентының ким дигәндә 30 балл җыелган Россия гражданнары вакытыннан алда пенсиягә китә ала. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин сөйләде. NEWS.ru порталы шул хакта хәбәр итә.
Парламентарий сүзләренчә, сүз аеруча авыр яки куркыныч шартларда хезмәт куйган, шулай ук инвалидлык алган кешеләр турында бара.
Дәүләт хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләр пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Беренче очракта 15 еллык стаж, икенчесендә армиядә яки көч структураларында 20 еллык хезмәт стажы...