25 гыйнварда Пермь крае Октябрьский бистәсендә яңа мәчет ачылды. Мәчетне Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Октябрьский бистәсе мөселманнары дини оешмасы төзегән. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Россия мөселманнарының дини лидеры – РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең дини оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Альберт Азизов җиткерде.
...