Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Идел буенда, урнашкан аномаль җылы һава торышын Африкадан тропик һава алып килгән. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Һава массалары көньяктан: Урта диңгездән, Африкадан, Атлантиканың субэкваториаль районнарыннан килә шуңа күрә тропик һава – арттыру түгел, бу хәзерге вакытта чыннан да нәкъ шулай», — дип ассызыклады метеоролог. Ул хәзер күзәтелгән һава торышын «аномаль процесс» дип атады.