2025 елда Росcия кешеләре пенсия тупланмаларының бөтен суммасын алырга хокуклы, әмма аның 412 мең сумнан ким булуы шарт булып тора. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
«Әгәр тупланма суммасы 412 мең сумнан кимрәк булса, аны берьюлы алырга мөмкин. Моның өчен гариза бирергә кирәк. Әгәр тупланма суммасы 412 мең сумнан артып китсә, айлык түләүләр билгеләнә», - диде парламентарий.
«Мондый түләүләр күләме, тупланмалар суммасыннан һәм түләүләрнең билгеләнгән чорыннан чыгып...