«Мисс Татарстан – 2025» республика бәйгесе җиңүчесе титулына ия булган 17 яшьлек Чаллы кызы Иделия Бәдертдинованың әнисе кызының матурлык бәйгесендә катнашуына карата фикерләрен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясеннән соң журналистлар белән аралашканда сөйләде.
«Иделия матурлык бәйгесендә катнашканда, әлбәттә, иң башта минем эчке конфликт булды. Үзебез гел дин кагыйдәләрен үтәп яшәргә тырышкан гаилә, мин 8 ел элек яулыктан. Кызыбыз «Мисс Чаллы»...