Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо – Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубын хөрмәтләү тантанасында катнашты. Республика җитәкчесе спортчыларны 2024 елгы Россия Кубогын яулау белән котлады – бу клуб тарихында сигезенче кубок. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Трофей уенында сез матур һәм компромиссыз уен, югары спорт осталыгы, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәттегез. Без сезнең чыгышларны игътибар белән күзәттек һәм уеннан зур ләззәт алдык», – диде ул.