2024 елның октябрендә Казанда узган саммиттан соң БРИКС оешма буларак ныгыды. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Россия дипломатиясенең узган елгы эшчәнлеге йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
«Әлбәттә, бу БРИКС та, ул Казан саммитыннан соң тагын да ныгыды. Индонезия тулы хокуклы әгъза булды, Россия рәислеге вакытында без аны актив хупладык. Тагын сигез ил партнер дәүләт булды», – диде министр Россия-Кытай партнерлыгы нигезендә булдырылган структуралар турындагы сорауга җавап биреп.