Бүген Мәскәүдә VIII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының сигезенче сессиясе ачылды. Быелгы язгы сессиянең беренче пленар утырышы эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Россия субъектларының төбәк парламентлары җитәкчеләре катнашты.
Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышны ачу вакытында Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин депутатлар корпусы эшендә өстенлекле мәсьәләләрнең махсус операциядә катнашучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү булуын билгеләп үтте.