Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәт лабораториясен булдыру мәсьәләсен күтәрде. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.
«1990 елларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Нәкый Исәнбәт коллекциясенең әһәмиятен аңлап, Исәнбәтнең 30 томлыгын әзерләү буенча лаборатория оештыру турында Хөкүмәт карарын чыгара.