Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков фикеренчә, язучы, шагыйрь һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең исемен мәңгеләштерү, мирасын халыкка җиткерү мөһим. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.
«Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тулаем ышанырга була. «Мирасханә» үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров та биредә. Шушы көннәрдә ул реставрация лабораториясен ачып җибәрә.