Кайбычта табиблар өчен өч йорт файдалануга тапшырылды. Бүген әлеге йортларның икесенең ачкычларын хуҗаларына тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин соңгы елларда калкып чыккан Равил Зәйнуллин урамындагы бу йортларның җирле бюджеттан максатчан рәвештә нәкъ табибларга дип төзелүен билгеләп узды.
Йортның берсе акушер-гинеколог Гүзәл Сафаргалиевна һәм табиб-терапевт Барый Йосупов гаиләсенә бирелде. Икенчесендә балалар табибы Айсылу Таулбаева гаиләсе яшәячәк.