Лениногорск мөхтәсибәтендә «Сәлам» лагеренда ир балалар өчен курслар үтте. Әлеге дини-әхлакый ял чарасында 13-14 малай катнашты. Алар белән 3 әйдаман эшләгән. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Әйдаманнар бик акыллы, укымышлы», – дип хәбәр иттеләр мәчеттән.
Балаларны ашханәдә ашарга пешерүче апалар тәмле итеп ашаткан. Әниләре, әбиләре тарафыннан туклану буенча бары мактау сүзләре генә килеп торган.
Малайлар әдәп-әхлак тәрбиясе алган, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйткән.