Башкортстанның «Диләфрүз» татар хатын-кызлары газетасына яңа баш мөхәррир билгеләнде. Бу турыда газета редакциясенең яңа баш мөхәррире Эльмира Ибраһимова социаль челтәрләрдәге үз аккаунтында хәбәр итте.
Фото: © Эльмира Ибраһимованың социаль челтәрләрдәге аккаунтыннан алынды
«Журналистиканы сайлап, «пресса»таныклыгын кулга алганга да 22 елдан артык вакыт үткән икән... «Бу һөнәрне сайламасагыз, кем булып эшләр идегез?» — дип сорарга яратам әңгәмәдәшләремнән. Ә менә үземдә аңа җавап юк.