Быел Нәҗип Җиһанов исемендәге Х «Мирас» татар музыкасы фестиваленең беренче концерты күренекле татар композиторлары Фасил Әхмәтовның – 90, Алмаз Монасыйповның 100 еллыгына багышлана. Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры сайтында фестиваль программасы тәкъдим ителгән.
5 февральдә булачак беренче концерт программасы Фасил Әхмәтовның «Казан» симфониясе белән башлана. Икенче бүлектә Алмаз Монасыйповның «Муса Җәлил» симфония-поэмасы, «Салих Сәйдәшевкә музыкаль багышлама» оркестр өчен пьеса...