Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм җибәрде.
Хәрбиләр соравы буенча ул квадрокоптерлар, рацияләр, квадроцикллар һәм мотоцикллар җибәрде.
«Шушы көннәрдә генә без Россия хәрбиләре өчен сатып алган гуманитар ярдәм барып җитте. АПВ-СТРОЙ генераль директоры Александр Патехинга һәм ММГ коллективына финанс ярдәме өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә», – дигән Баксиков.