«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен ел саен 13 гыйнварда билгеләп үтелә торган Россия матбугаты көне белән котлады.
«Әлеге бәйрәм – журналистиканың һөнәр генә түгел, ә иҗтимагый аң формалаштыру, буыннар элемтәсен саклау һәм ныгытуны максат итеп куйган үзенә бертөрле миссия икәнен искәртү өчен тагын бер сәбәп. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк елда бу элемтәне ныгыту аеруча мөһим.