Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Татарстан Республикасы Прокуратурасының конференц-залында булды. Чара гадәттәгечә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару белән ачылды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видеокотлавы күрсәтелде. «Өч гасырдан артык элек төзелгән...