ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугаты көне белән котлады.
«Бүген укучылар, тамашачылар, тыңлаучылар теләсә кайсы вакытта иң соңгы яңалыкларны белсен, чиксез мәгълүмат кырында барлык сорауларына җавап тапсын өчен җанын һәм талантын кызганмаучы барлык кешеләрнең бәйрәме. Технологияләр үсеш кичергән бүгенге заманда һәркем җиңел генә журналист була ала, диләр. Килешмим! Әйе, интернетка видео яки пост урнаштыру бик җиңел. Әмма...