Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада журналистлар корпусы югары дәрәҗәдә әзерләнгәнен, бүгенге көндә журналист хезмәтеннән башка хәзерге тормышны күз алдына китерү кыен булуын әйтте. Бу хакта ул «Татарстан Республикасы Армиясенә, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять (ДОСААФ)» региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсендә Татарстан журналистларын матбугат көне белән котлау чарасында сөйләде.
«Республика җитәкчелеге, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, депутатлар...