Татарстанның Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан махсус операция ветераны Сергей Чукинга Батырлык ордены тапшырдылар. Ул махсус операциягә 2022 елда мобилизацияләнеп китә. Армиядә ун ел элек хезмәт иткән һәм повестка килмәс дип уйлаган, тик бик гаҗәпләнгән.
«Башта шок булды, соңыннан килештем. Кирәк икән, димәк, кирәк дип карар иттем. Ул көнне ялларда өйдә идем. Килделәр, әйттеләр, мин имзаладым һәм илне, якыннарымны сакларга киттем. Качып йөрү минем кагыйдәләргә туры килми. Атучы булып хезмәт иттем.