Тюбинг белән Казанның Аракчино бистәсендәге юл һәлакәтенең яңа нечкәлекләре ачыкланган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
«Видеокамераларны карау барышында кызның «Hyundai» автомобиленә бәйләнгән тюбингта баруы ачыкланган. ДАИ хезмәткәрләре һәлакәт урыныннан ерак түгел төзек булмаган юл билгесен тапты, аны кем бозганын аңлау өчен видеокүзәтү камералары каралды. Кызганыч, аларның уены менә нинди аяныч нәтиҗәгә китергән.