Нәкый Исәнбәтнең икенче хатыны Нәҗибә ханымның кызы Бәллүр Хәярова әйтүенчә, Нәкый Исәнбәт төзегән аңлатмалы сүзлекне, мәсәлән, Америкадан сатып алырга теләүчеләр булган. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.
«Нәкый ага вафат булып, аның архивының бер өлеше безнең гаиләгә калды. Шул вакытта Нәкый Исәнбәт төзегән аңлатмалы сүзлекне, мәсәлән, Америкадан сатып алырга теләүчеләр табылды. Алар зур күләмдә акча тәкъдим итте.