Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Telegram-каналында республика медиабергәлеге вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре – Россия матбугаты көне белән котлады.
Бу - журналистлар һәм нәширләр, газета-журнал редакцияләрендә эшләүчеләр, бөтен медиабергәлек вәкилләре бәйрәме, дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы.
«Алар (гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре – Т-и иск.) мөһим мәгълүматны беренчеләрдән булып ала, аны укучыларга, телетамашачыларга һәм радиотыңлаучыларга объектив һәм оператив рәвештә җиткерә.