Яңа ел алдыннан Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәүчеләр өчен сөенечле зур вакыйга булды. Биредә республика программасы буенча сафка баскан модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Бу – районда «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында төзелгән унҗиденче медицина учреждениесе. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре»ндә Миләүшә Ягъфәрова яза.
Кырындылыларның шатлыгын бүлешкән район башлыгы Ленар Нургаянов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үз теләкләрен җиткерде.
– Өлкән буынның авыр шартларда хезмәт куйганын беләбез.