Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре чорында Азнакайда зурлап чаналарда узышу бәйгесе оештырыла. Быел да Р.Ишкәев исемендәге ял паркында үткән фестивальдә катнашучы сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, оешма-предприятиеләр коллективлары нинди генә чаналар әзерләмәгән иде! Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде.
«Фестиваль елдан-ел күбрәк командаларны берләштерә. Аны район брендына әверелде дияргә дә була.