Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләр гадәти булмаган, шул ук вакытта бик гади һәм җылы теләк белән чыкканнар. Яңа ел төне алдыннан алар, илебезнең миллионлаган халкы кебек үк, аш-су бүлмәсендә кайнашырга һәм бәйрәмгә үз куллары белән пилмән ясарга теләгән. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Балаларның хыялын «Түбән Кама нефтехим» оешмасыннан Кыш бабай ярдәмчеләре тормышка ашырган. Предприятие хезмәткәрләре СИБУРның «Кыш бабай бул!» традицион хәйрия акциясе кысаларында...