Актанышта Яңа елдагы традицион спорт бәйрәмнәренең тагын берсе Энгель Маннапов истәлегенә шахмат турниры узды. Әлеге мәртәбәле ярышта ветераннар һәм мәктәп укучылары катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Турнирны ачу тантанасында шахмат сөюче райондашларны «БлагоДарение» фонды президенты, Актаныш районының шахмат һәм чаңгы спорты федерациясе рәисе Фәрит Салихов сәламләп, уңышлар теләде.
Турнир швейцар системасы буенча 7 турда узды. Җиңүчеләр 6 яшь аралыгында - 2017 елгы һәм аннан яшьрәкләр...