Арча укучылар сараенда «Гаилә белән Яңа ел ярышлары һәм сабыйлар йөгерүе» дип аталган матур чара узды. Бу чараның үзенчәлеге – өч яшькә кадәрге балалы гаиләләр катнашу. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Гөлнур Миннебаева хәбәр итә.
«Мондый ярышларны уздыру күптәнге хыялыбыз иде. Менә ул быел беренче тапкыр уздырыла», – диде укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин.
Бер, ике һәм өч яшьлек балалары булган 10 гаилә күңелле ярышларда катнашты. Әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә ярыш-уеннар әзерләнгән иде.