Актанышта махсус хәрби операция геройларының балалары өчен бәйрәм кичәсе оештырдылар.
Залда балалар, аларның әниләре, әби-бабайлары бар иде. Барлык кунаклар арасында махсус хәрби операция Герое Әлфис Шәйхелмәрданов аерылып торды. Яңа ел кичәсенә ул хатыны Айгөл һәм ике улы — 6 яшьлек Ислам һәм 5 яшьлек Бәхтияр белән килгән.
«Бик матур чара, балаларга ошый. Кечкенә булуларына карамастан, алар шоуны аңлап карый. Без Кыш бабайга төрле уенчыклар бүләк итүләрен сорап хат яздык, чөнки алар һаман да могҗизага ышана.