Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында батыр егет Илнар Гафуровны соңгы юлга озаттылар. Илдә өлешчә мобилизация башлангануга ук, дөресрәге, 2022 елның 26 сентябрендә Ватан сагына киткән хәрбине озатырга шулкадәр күп кеше җыелган иде. Ул яшәгән Ленин урамы машиналар белән тулган. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сөнгатуллина яза.
Хәрби белән хушлашырга авыл халкы, төрлесе төрле җирдә гомер итүче туганнары, классташлары, дуслары, яшь армиячеләр, төрле елларда армия сафларында хезмәт иткән ветераннар килгән.