ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче православие дине вәкилләрен Раштуа бәйрәме белән котлады.
«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне изге Раштуа белән чын йөрәктән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм дөньяның барлык христианнарын якты өметләр белән рухи яңарыш, миһербанлылык һәм игелек юлыннан барырга өнди.
Күңелләргә яшәү дәрте өсти торган Раштуа – ул хәзерге четерекле заманда ихтыяҗ аеруча зур булган ышаныч, мәхәббәт һәм мәрхәмәт тантанасы. Аны бәйрәм...