Аксубай районының Сидул-Еррыклы авыл клубы район мәдәният йортларын һәм клубларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча гран-прига ия булды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Ун елдан артык бу мәдәният учагы әлеге бәйгедә призлы урыннар алып тора. Быел да алар искиткеч яңа ел әкияте мохите булдырганнар.
«Әйләнә-тирәне сихри караңгылык басып ала башлауга ук, авыл күз алдына китерә алмаслык матурлыкка чума. Клуб бинасында төрле төстәге утлар балкый башлый, аның тирәсендә тылсымлы мохит барлыкка килә.