Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев язучы, шагыйрь һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәт архивын Татарстан Фәннәр академиясенә кайтарырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә әйтте.
«Нәкый Исәнбәт – соңгы могиканнарыбызның берсе. Аларның архивлары академик институтларга кайтырга тиеш. Галимә Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәт архивы белән ничек эшләвен...