Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә – кыска вакытлы салкыннар аномаль җылы белән алышыначак. Явым-төшемнәр, бозлавык һәм җил фаразлана, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
6 гыйнвар төнендә, шулай ук иртәгә иртән һәм көндез явым-төшем ихтималы аз. -15..-10 градус салкын була, түбән җирләрдә 18 градуска кадәр төшәчәк. Кайбер районнарда томан төшә. Циклон йогынтысында, көннең икенче яртысында, көнбатыш районнарда кар ява башлаячак. Җил секундына 14 метрга кадәр көчәя...