КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова язучы, шагыйрь һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең архивы мәсьәләсендә васыятсен әйтте. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.
«Нәкый аганың васыяте бар. Күрәсең, заманында аны рәнҗеткән булганнардыр. Нәкый Исәнбәтнең архивы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына кайтмаячак. Беркайчан да. Монда Нәкый Исәнбәтнең туганнары бар, алар бу хәлне белә.